erid:2VtzquqpS7d
Файдалы киңәшләр

Ит һәм фасольдән бик җиңел салат рецепты

Рецепт «Интертат»тан алынды

Әлеге салатны әзерләү өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк булачак: пешкән сыер ите, 1 банка фасоль, 1 баш суган, 1 кыяр, төрле яшел үләннәр (укроп, руккола, яшел суган, шпинат), зәйтүн мае, җитен орлыгы.

Итне – шакмаклап, суганны – түгәрәкләп, кыярны эре кисәкләргә турарга. Барлык ингредиентларны салып, зәйтүн мае белән болгатырга. Өстенә җитен орлыгы сибәргә. Бу салат бик гади, шул ук вакытта туклыклы һәм тәмле дә.

Чыганак: ИНТЕРТАТ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев