erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Карлыган ун елга яшәртә

Кешеләр гасырлар буенча үлемсезлек эликсирын эзләгәннәр. Бактың исә ул кешелек дөньясына күптән билгеле икән.

Мәңге яшәүне гарантияләмәсә дә, аны сизелерлек озынайтырга мөмкин. Бөекбританиянең Чичестерск университеты галимнәре үткәргән яңа тикшеренү карлыганның файдалы яңа үзлекләргә бай булуын ачкан. Бу җиләк сәламәтлегебезне ныгыта алырлык файдалы матдәләрнең чын хәзинәсе булып тора икән.

Бердән, ул эчәклектәге ялкынсыну процессларын киметә. Аның составында антоцианнар - зарарлы ирекле радикалларны нейтральләштерә һәм ялкынсыну процессына комачаулый торган табигый антиоксидантлар бар ди. Ә сәламәт эчәклек - яхшы ашкайнату гына түгел, ә нык иммунитет та, чөнки безнең иммун системасының күпчелек өлеше нәкъ менә эчәклектә яши. 

Галимнәр карлыган экстрактының кан әйләнешен дә сизелерлек яхшырта алуын ачыклаган. Бу антоцианнарның кан тамырларының тышчаларын ныгытуы, аларның сыгылмалылыгын арттыруы һәм тромблар барлыкка килү куркынычын киметүе белән бәйле. Бу бигрәк тә гипертониядән һәм башка йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләр өчен мөһим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, карлыган калий һәм җитен мае кислотасына бай. Беренчесе йөрәк ритмын һәм артериаль кан басымын көйләүдә мөһим роль уйный. Җитен мае кислотасы, үз чиратында, иммунитетны ныгыта, баш миенең эшчәнлеген яхшырта һәм авырлыкны киметергә булыша. Карлыганда шулай ук С, К, В төркеме витаминнары, минераллар (тимер, магний, бакыр), шулай ук төрле органик кислоталар бар. Бу матдәләр бер-берсенең файдалы үзлеген генә көчәйтә. Шуңа күрә, белгечләр раславынча, кара карлыганны көндәлек рационга кертү гомер озынлыгын ун елга арттырырга мөмкин!

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/karlygan-un-elga-iasarta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев