Көчле магнит давылы башлана
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.
Бүген, 25 декабрьдә, магнит давылының көче 5 баллдан артып китәчәк, бу G1 классының чын магнит давылы булып санала. Кояш активлыгының иң югары ноктасы көннең икенче яртысында көтелә. 12.00 сәгатькә кадәр Җирдә магнит давылының көче 3 балл дәрәҗәсендә торачак.
“Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәүче белгече Михаил Леус хәбәр итүенчә, магнит давылы якынча 8-10 сәгать дәвам итәчәк.
Астрофизиклар өчен бүгенге магнит давылы көтелмәгән хәл булды. Элегрәк алар, ел ахыры космоста нинди дә булса зур тетрәнүләрсез узачак, дип фаразлаган иде. Әлегә магнит сферасының көчле тирбәлешләренең сәбәбе нәрсә булуы төгәл аңлашылмый.
Магнит давылы көннәрендә күбрәк ял итәргә, майлы ризыклар ашамаска, рационга күбрәк яшелчә-җимешләр кертергә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, физкультура белән артык шөгыльләнмәскә, кан куермасын өчен күбрәк су эчәргә киңәш ителә.
— Йоклар алдыннан кислород җитәрлек булуы турында да кайгыртыгыз. Һавада йөреп керү файдалы булачак. Гипертония авыруларыннан интегүчеләргә кан басымын ешрак үлчәргә һәм дарулар эчәргә кирәк, — дип киңәш бирә табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев