erid:2VtzquqpS7d
Кореяча кыяр салаты рецепты
Файдалы киңәшләр

Кореяча кыяр салаты рецепты

Тәмле булсын!

Кирәк була:
5 кг кыяр
8 уртача кишер
10 татлы борыч
3 кашык тоз
1 стакан сыек май
1 стакан уксус
1 стакан шикәр комы
20-25; шт түгәрәк кара борыч
1 кап кореяча кишер өчен приправа
Гвоздика 10 шт
Кориандр 15-20 шт.
2 баш сарымсак.

Кыярны өлешләргә бүлдем. Кишерне кореяча теркадан үткәрдем. Борычны озынчарак кискәләдем. Сарымсакны сыттым. Калган кушылмаларны салып болгаттым. 3 сәгать шулай болгаткалап торабыз. Аннан кәстрүлдә кайнатып чыгарып стерильләшкән банкаларга ябып куябыз.

Тәмле булсын!

https://baltaci.ru/news/ash-su-blmse/liliia-askarovadan-koreiaca-kyiar-salaty-recepty-1721493330

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев