erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Коронавирус, грипп, ОРВИ йоктырмас өчен бик җайлы гына «20 секунд» кагыйдәсе

Нибары 20 секунд һәм яхшы реакция коронавирус йоктырудан саклап калырга мөмкин.

Бу хакта иммунолог, аллерголог Владимир Болибок сөйләде, дип яза Daily Карелия сайты «360» телеканалына сылтама белән.

Бу кагыйдә ковид кебек йога торган башка авырулар – грипп, ОРВИ вакытында да «эшли», ди иммунолог.

Белгеч Япония галимнәре уздырган тикшеренүләр турында сөйләгән.

«Бу тикшеренү нәтиҗәсендә 20 секунд кагыйдәсе дә булдырылган: әгәр ютәлләгән, төчкергән кеше янында торасыз икән, сезгә сулышыгызны тоткарларга, бу кеше чыгарган һава суламый торырга һәм 20 секунд эчендә тизрәк аның яныннан читкәрәк китәргә кирәк. Әгәр шулай эшләргә өлгерсәгез, сезгә авыру йокмаячак», – дип сөйләгән табиб.

Шуны исегездә тотыгыз:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Йөткергәндә вируслы тамчылар 90 сантиметрга кадәр «оча». Ябык бүлмәдә булсагыз, ул тамчылар тиз арада бөтен бүлмәне тутырачак.

Ябык урында авыру кеше бар, ә сез чыгып китә алмыйсыз икән (әйтик, транспортта) урамнан һава агымы керә торган урынга күченегез.

Кеше белән 1 метрга кадәр дистанция саклагыз.

Кемдер төчкерсә, сулышны туктатып, тиз генә ул урыннан китеп барыгыз.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев