erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кычытканнан яшел соус – песто

Кычытканны иң файдалы вакытында кулланып калыйк. Шул җәһәттән «Интертат» песто соусы рецепты тәкъдим итә.

Песто –Италия аш-суында киң кулланыла торган «яшел» соус. Гадәттә ул рәйхан (базилик), эрбет (кедр) чикләвеге, каты сортлы сыр, сарымсак, зәйтүн маеннан ясала. Базилик урынына кычыткан кулланган очракта да бик тәмле килеп чыга.

Рецепт өчен кирәк:

  • 200 г кычыткан
  • 3-4 бүлем сарымсак
  • 2 аш кашыгы лимон согы
  • 70 г эрбет чикләвеге
  • 70 г пармезан (яки башка каты сортлы сыр)
  • 20 г зәйтүн мае
  • тәменчә тоз (10г тирәсе)

Кычытканны яхшылап юарга һәм кайнар суда пешекләп алырга. Барлык ингредиентларны блендерда әйләндереп аласы. Масса авыррак болганса, тагын бераз май салырга мөмкин. Әзер соусны ипигә ягып ашарга яки макаронга соус буларак кулланырга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак(фото): Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев