erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Мошенниклар яңа юллар эзли

Массакүләм мәгълүмат чараларының даими хәбәр итүенә һәм мошенниклык фактларын булдырмауга юнәлдерелгән хокук саклау органнарының кисәтүләренә карамастан, алдаучыларның хәйләләренә эләгүләр дәвам итә. Мошенниклар алдауның төрле юлларын эзләп, яңаларын уйлап чыгарып торалар.

Моңарчы зур шәһәрләрдә киң таралган алдауларның күбесе бүген кечкенә район җирлекләрендә дә күзәтелә. Районның җинаятьчеләрне эзләү буенча өлкән оперуполномоченные Илсур Галимуллин әйтүенчә, телефон аша “туганыгыз авыр хәлдә”, “балагыз юл һәлакәтенә очраган”, “улыгыз әле генә кеше бәрдерде” кебек хәбәрләр белән шалтыратып, акча сорау очраклары соңгы арада бигрәк тә  киң җәелеш алган.

Әлегә мондый очраклар белән Арча районында алданучылар булмаса да, хокук саклау хезмәткәрләре райондашларны кисәтеп куя һәм сак булуларын сорый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мошенниклар ничек эш итә соң? Алар кәрәзле яки өй телефонына шалтыратып, шалтыратуга җавап биргән кешенең якын кешесе юл һәлакәтенә яки башка куркыныч хәлгә очравы турында хәбәр итә. Алдаучылар үзләрен полиция яки ЮХИДИ хезмәткәре дип таныштыра. Кемгә ярдәм кирәген әйтеп, алар имеш һәлакәткә юлыккан кешенең хәтта исемен дә атарга мөмкиннәр. Чөнки бу инде алдан уйланып эшләнелгән адым була. Алга таба, алдаучылар аны коткарып калу өчен кирәкле сумманы атый һәм акчаны өйгә килеп алачакларын әйтә. Күпмедер вакыттан соң, туганына яки баласына ярдәм итәргә теләүче борчуга төшкән кеше үзен хокук саклау органы хезмәткәре дип таныштырган мошенникка акчаны биреп җибәрә. Ә алдаучы акчалар белән юкка чыга. Шуңа күрә, андый шалтыратулар булганда, беренче чиратта туганнарыгыздан бу хәбәрнең дөрес булу-булмавын ачыклавыгыз сорала. Һәм шуны истә тотыгыз, хокук саклау хезмәткәрләре бервакытта алай итеп акча сорап шалтыратмый, – дип кисәтте Илсур Галимуллин.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев