Җомга турысында эштән туктап тормасаң, гөнаһ булмый
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу хакта бер хәдисендә: «Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата, Аллаһ юмарт һәм юмартларны ярата, Аллаһ киң күңелле һәм киң күңеллеләрне ярата, Аллаһ чиста һәм чисталарны ярата. Шулай булгач, йорт тирәләрегезне чистартыгыз…» – дигән. Бу чисталык нидән башлана? Өй юганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? (Ватаным Татарстан, Динә Гыйләҗиева)
Сорауларга «Рөстәм» мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җавап бирде.
– Өйне ишек төбеннән түгел, түр башыннан юа башларга кирәк, диләр. Бу нәрсәгә бәйле?
– Бу бернинди рухи якка да бәйләнмәгән, шул рәвешле йортны җыештыру уңайлы булганга күрә кергән гадәт. Элеккеге авыл йортларын күз алдына китерсәк, аның һәрвакыт түре, мич ягы, чиста ягы булган. Мондый йортны җыештыруның иң кулай юлы – түр башыннан җыештыра башлау. Булган тузанны бусаганың теге ягына чыгарганнар. Җыелган пычракны өй буйлап өстерәп йөрмичә, бусагандан алып чыгып китәргә бер сәбәп. Элегрәк идәннәр агач иде. Идән кибү ягыннан да аны түр башыннан бусагага кадәр җыештыру отышлырак.
– Җомга көнне өй җыештыруга да ачыклык кертсәгез иде.
– Халкыбызда җомга көн ул – бәйрәм көн, бәйрәм көнне эшләргә ярамый дигән гыйбарә бар. Чынлыкта җомга көнне ураза тотарга рөхсәт ителми. Ник дигәндә, җомга көннең үзенең бер хакы бар. Ул көнне без сый-хөрмәт әзерлибез, кунаклар каршы алырга, гаиләбезгә төрле тәм-томнар пешерәбез. Эшләргә рөхсәт ителә. Хәтта Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Кайчан сезне азан белән җомга намазына чакыралар, сәүдәләрегезне, эшләрегезне калдырып, Аллаһны искә төшерергә, гыйбадәт кылырга мәчетләргә юнәлегез. Җомга намазын үтәп бетергәч, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, нигъмәтен, ризыгын эзләп, дөнья буйлап таралыгыз», – дигән. Шуңа күрә динебездә җомга намазына кадәр дә, җомгадан соң да эшләргә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта йортны чистарту, себерү мәсьәләсендә дә тыелуның бер хикмәте бар. Ник дигәндә, уңган хуҗабикәләр йортны җомга көнне түгел, пәнҗешәмбе көнне үк пакьләп куя. Шул ук көнне мөселман кеше мунчасын керә, тәһарәтен яңарта, чиста киемнәрен әзерләп куя. Болар бар да җомга намазына кадәр зекергә, Коръән укырга, дөнья кылырга???? вакыты калсын өчен эшләнә.
(акцент) Җомга көнне догалар кабул була торган бер сәгать бар. Шуңа күрә мөселман бу көнне көн дәвамында дога кылырга тырыша. Җомга көнне салаватлар уку да хәерле. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Кем миңа күбрәк салаватлар укыса, шәфәгать итәчәкмен», – дигән. Бу көннең тагын бер тәртибе: җомга көнне без мәчетләргә алданрак барабыз. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Кем мәчеткә җомга намазына алданрак барып утырса, шул дөяне корбан чалган рәвешендә булачак, җомгага тагын да якынрак вакытта булса – сыер, тагын да якынрак булса, сарык чалган, аннары тавык чалган, хәтта йомырканы корбан итеп китергән рәвештә булачак», – дигән. Җомга көнне өй җыештырырга ярамый дигән сүз әнә шуларны истә тотып кына әйтелгән. Чынлыкта моның бер гөнаһы да юк.
– Өй жыештырганда, җомга вакыты дип, эшне туктатып торабыз. Болай итү мәжбүриме?
– Әлбәттә, әгәр дә хатын-кызларга кагылышлы булса, ул мәҗбүри. Әйтик, шул ук өй җыештырырга тотынган икән, җомга вакытында ул эшне туктатып торырга тиеш. Ник дигәндә, өйлә намазын укырга кирәк. Икенче яктан бу җомгага бер хөрмәт күрсәтү дә булып тора. Әмма бу мәҗбүри түгел. Җомга турысында эштән туктап тормасаң, гөнаһ та булмый. Бу очракта фәкать бер нәрсә – өйлә намазын үтәү генә мәҗбүри. Ә ир кешеләргә җомга намазын үтәүгә барып терәлә. Җомга намазын үтәү – ир кеше өчен фарыз. Пәйгамбәребез хәдисендә: «Әгәр кеше бер сәбәпсез рәттән өч җомганы калдырса, ул вакытта Аллаһы Тәгалә аның калебенә тамга салып куя», – диелә. Шул сәбәпле ул хаклыктан ерагая башлый, күңелендә гафиллек уяна. Шул сәбәптән без җомга намазына аерым өстәмә бер игътибар күрсәтәбез.
Дәвамын сылтама буенча укыгыз: https://vatantat.ru/2024/05/141419/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев