erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Өрекле-эремчекле пирог рецепты

Казанда яшәүче Әлфия Газизовадан өрекле-эремчекле пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Ал төс өчен, эремчектән ясалган эчлеккә азык-төлек буявы кушарга мөмкин.

Камыр өчен: 100 грамм атланмай (бүлмә температурасында йомшарган), 100-150 грамм шикәр комы, 1 йомырка, 1 аш кашыгы майонез, 1 бал кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән сода, 200-250 грамм он.

Барысын бергә кушып камыр басарга. Камыр кулга ябышмаска тиеш. Табага кул белән җәяргә.

Беренче эчлек өчен: иттарткычтан чыгарылган 300 грамм өрек җимеше. Куе булмасын өчен, әз генә кайнаган су кушарга һәм тәменчә шикәр комы салырга. Эчлекне табага җәелгән камыр өстенә салырга.

Реклама
erid:2VtzqwTRLph erid:2VtzqxUkrz5

Икенче эчлек өчен: 200-300 грамм эремчек, 5-6 йомырка, 150-200 грамм шикәр комы. Барысын бергә яхшылап болгатырга һәм өрек эчлеге өстенә салырга.

Пирогны 150-180 градуска кадәр кызган мичтә 1-1,5 сәгать пешерергә.

Чыганак: ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев