erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Помидорлы, сырлы самса

Венера АРСЛАНОВА көн дә куллана торган иң гади ризыкларны да үзенчә төрләндереп, яңа рецептлар уйлап чыгарырга ярата.

Бу юлы ул тәкъдим иткән самса да гадәти генә түгел – яшелчәле, сырлы самса. 
Венера ханымның рецепты белән шушы самсаны пешереп карагыз әле. Ул, әлбәттә инде, бик тәмле һәм туклыклы. Камыры кетердәп тора, помидор, салат яфрагы һәм сыр эчлегенә сусыллык һәм үзенчәлекле тәм бирә. Һәркемнең кулыннан килерлек, җайлы гына әзерләнә. 

Кирәк (камыр өчен)
250 мл җылымса кайнаган су;
400 г он;
1 чәй кашыгы тоз;
100 г йомшарган атланмай.
Эчлек өчен:
300 г ит;
2 баш эре суган;
100 г сыр;
1-2 помидор;
бер тотам яшел салат яфрагы;
тәменчә тоз-борыч, паприка.
Моннан тыш, самсаларның өстенә сылар өчен бер йомырка да кирәк булачак. 

Эш барышының видеосын моннан карый аласыз: Сөембикә (фото да әлеге сайттан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев