erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Теплицадагы помидорларга ничек су сибәргә?

Моның серләре бар, беләсезме?

Теплицадагы помидорларга су сипкәндә иң элек аларның дымга булган ихтыяҗына  игътибар итәргә кирәк. Бу яшелчәләр дымлы туфрак ярата, әмма артык күп су сипкәнне начар кичерә. Шуңа теплицада дымның дәрәҗәсе оптималь булырга тиеш (70-80%). Моның өчен гигрометр – дым дәрәҗәсен үлчи торган махсус җайланма –  кулланырга мөмкин.

Икенче мөһим нәрсә – су сибнең ешлыгы. Теплицада, ачык грунттан туфрактан аермалы буларак, дым тизрәк парга әйләнә, шуңа помидорларга ешрак су сибәргә кирәк. Су сибүнең оптималь режимы – атнага 2-3 тапкыр, һава шартларына һәм туфракның торышына карап. Үсемлекләргә көн саен су сибәргә ярамый, чөнки бу тамырларның артык дымлануына һәм черүенә китерергә мөмкин.

Су сибүнең вакытын да искә алырга кирәк. Помидорларга су сибүнең иң яхшы вакыты – иртән яисә кич, кояш әле ул кадәр актив булмаганда һәм су тиз үк парга әйләнмәгән вакытта. Суны үсемлекләрнең яфракларына яисә җимешләренә тидермичә төбенә сибәргә кирәк. Бу   помидорларны гөмбәчекле авырулардан  һәм кояштагы пешүләрдән саклаячак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Су сибүнең ысулын дөрес сайлау да мөһим. Теплицада шланг яисә канистрадан сибү ысулын сайларга була, тамчылап су сибү җайланмасын кулланырга да була. Соңгы вариантның өстенлекләре күп, чөнки бу очракта  җайланма суны, үсемлекнең яфраклары һәм җимешләренә тидермичә, нәкъ тамырларына “тамыза”.

Шунысын да истә тотарга кирәк, помидорлар өстәмә ашламага мохтаҗ. Моның өчен  яшелчәләр формалашу һәм авыруларга каршы тору өчен җаваплы булган калийлы ашламалар куллану мөһим. Үсемлекләрне 2-3 атнага бер тапкыр ашлама белән тукландыру яхшырак. 

Чыганак: https://omet-rb.com/articles/bakchachy-pochmagy/2024-05-20/teplitsadagy-pomidorlarga-nichek-su-sib-rg-3774120

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев