erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Янгыннарның артуы һәм торак секторда кешеләрнең үлүенә бәйле киеренкелекнең объектив сәбәпләренә торак фондның югары дәрәҗәдә тузганлыгы, торак биналарның янгын турында кешеләргә хәбәр итү чаралары, беренчел янгын сүндерү чаралары белән түбән тәэмин ителешен кертергә кирәк.

Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан торак секторларда үткәрелгән янгыннар статистикасы шуны күрсәтә: янгыннар имин булмаган гаиләләрдә, күп балалы гаиләләр һәм ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар яши торган йортларда ешрак барлыкка килә. Бүгенге көндә гаилә иминлеге шактый киң таралган күренеш, янгыннарда социаль адаптацияләнмәгән һәм ялгыз гражданнар, шулай ук асоциаль яшәү рәвеше алып баручы, спиртлы эчемлекләр кулланучы гражданнар үлә.

Янгынның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин кешеләр исерек хәлдә булса , янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз. Гражданнар, алкогольне артык кулланмагыз, янгын хәвефсезлеге кагыйделерен үтәгез, ойдә тартмагыз, узегезнең йортыгызда һәм каралтыда янгынга каршы торышны тикшерегез. Электр приборларын караучысыз калдырмагыз. Үз йортларыгызда электр чыбыклары торышын күзәтегез. Тузган электр чыбыкларын вакытында яңасына алыштырыгыз. Бу эшне профессионалларга гына ышанып тапшырыгыз. Берничә көнкүреш приборын бер розетка белән тоташтырып, электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз. Җылыту мичләренең һәм төтен юлларының төзеклеген күзәтеп барыгыз. Бик еш кына кешеләр янгында дөрес карар кабул итә алмый, югалып калалар, нинди дә булса әйберләр, документлар артыннан  кире янган йортларга керәләр һәм инде кире чыга алмыйлар. Шуңа күрә, бу очракта да, янган йортларга кайтмагыз. Ялкын температурасы бик югары, ә тагын да күбрәк куркынычрагы төтен, кайчагында кешегә бенр- ике сулыш алу җитми һәм ул аңын югалта.

Янгынны вакытында ачыклау өчен өйләргә янгын белдергечләр урнаштырыгызнгын чыккан очракта алар Сезгә янгын турында хәбәр итә алачак, төнге вакытта сезгә уянырга ярдәм итәчәк. Шулай ук йортта күләме кимендә 4 л булган порошковый огнетушитель булдырырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә аямый. Янгын вакытында 01,101, 112 шалтыратырга мөмкин.

Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Гимадиев И.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X