erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Янгыннарның артуы һәм анда кешеләрнең үлүенә бәйле сәбәпләр булып торакның югары дәрәҗәдә тузганлыгы, янгын турында хәбәр итү җайланмалары, беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителеш булмау тора.

Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан торак секторларда үткәрелгән янгыннар статистикасы шуны күрсәтә: янгыннар имин булмаган, күп балалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр йортларында ешрак барлыкка килә. 
Янгынның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин  кешеләр исерек хәлдә булса, янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз. Алкогольне артык кулланмагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, өйдә тартмагыз. Электр приборларын караучысыз калдырмагыз. Тузган электр чыбыкларын вакытында алыштырыгыз. Бу эшне белгечләргә генә  ышанып тапшырырга кирәк. Берничә көнкүреш приборын бер розетка белән тоташтырып, электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз. Җылыту мичләренең һәм төтен юлларының төзеклеген күзәтеп торыгыз. Бик еш кына кешеләр янгында югалып кала, нинди дә булса әйберләр, документлар артыннан  янган йортка керәләр һәм кире чыга алмыйлар. 
Янгынны вакытында ачыклау өчен өйләргә янгын белдергечләр урнаштырыгыз. Шулай ук йортта күләме кимендә 4 л булган порошоклы янгын сүндергеч булдырырга кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә аямый. Янгын вакытында 01,101, 112 шалтыратырга мөмкин.
Ильяр Гыймадиев,
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X