erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә ураза тотуның фазыйләте

Гарәфәт көне Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне. Бу көнне хаҗ кылучылар Гарәфәттә үткәреп, догалар кылып, хаҗ гамәленең бер әркәнен үтиләр. (Быел 27 июньгә сишәмбе көненә туры килә).

Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһның рәхмәтенә ирешергә зур мөмкинлеге бар – бары әлеге көнне гыйбадәттә үткәрү мөһим. Бу көндә Аллаһ ризалыгын алыйм дип, шушы хәдис белән дәлилләнеп гамәл кылсак, Аллаһ Тәгалә безнең үткән елдагы гөнаһларыбызны да һәм киләчәк елдагы гөнаһларыбызны да гафу итәчәк. Бу кече гөнаһларга кагыла. Ә зур гөнаһларыбызның гафу ителүен теләсәк, безгә тәүбәгә килү тиеш.

Искиткеч: авыр да түгел, бары тик бер генә көн ураза тотарга кирәк, ә нәтиҗәдә, күпме гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булып тора ул. Мондый форсатны да кулдан ычкындырсак, кызганыч, бик зур мөмкинлекне югалткан булырбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Раил Фәйзрахманов

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев