erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Якташларыбыз иҗаты

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Нәсим Габидуллин истәлегенә

МӘҢГЕЛЕК МОҢ БУЛЫП КАЛДЫҢ...

Нәсим абый, син бит чибәр идең,
Яшьлегеңдә нурлар уйнады.
Синең кебек якты, изге җаннан
Бу дөньялар әле туймады.

Жаннарыңнан җылы нурлар тамып,
Күңелләргә үтте һәр сүзең.
Сабыр идең, гади, мәрхәмәтле,
Сокландырды синең һәр эзең.

Баяныңның төймәләренә син
Кагылсаң бит, ташлар эридер.
Җырлаганда моңлы тавышларың
Күкләргә үк барып җитәдер.

Бер җырласаң, авыл тынып кала,
Барлык сагыш шунда онытыла.
Синең моңлы, кайнар йөрәгеңнән
Якты нурлар гына атыла.

Мәйданнарда чын батыр идең син,
Көрәш дигәч, уттай яндың бит.
Көчле куллар, намус белән бергә
Мәңге сүнмәс исем алдың бит.

Олыларны һәрчак зурладың син,
Башың иеп, киңәш тыңладың.
Яхшылыгың белән үзеңә дә
Чиксез зур хөрмәтләр җыйдың.

Кечеләргә һәрчак терәк булдың,
«Абый» булып юллар күрсәттең.
Кайгы килсә, ярдәм кулың сузып,
Авыр йөкне җиңел иттердең.

Һәр кешегә җылы сүз таптың син,
Сынатмадың авыр чакларда.
Синең җаның кебек ап-ак иде
Кыш көнендә яуган пакь кар да.

Ләкин вакыт бездән сорап тормый,
Ил башына авыр көн килде.
Батыр йөрәк, курку белмәс җаның
Ватан өчен утларга керде.

Гармуныңны куеп, корал алдың,
Яу кырына атлап киттең син.
Изге намус белән, горур төстә,
Чын ир-атка хас юл үттең син.

Уникенче июль... Җәй уртасы...
Ике мең дә егерме бишенче ел.
Бу каһәрле көндә өзелде бит
Син атлаган якты, нурлы юл.

Бүген нәкъ тә бер ел булды,
Синең безне ташлап киткәнгә.
Исемеңне алтын хәреф белән
Яздың тарих битләренә.

Күкләр елый бүген синең өчен,
Елый авыл, елый бар халык.
Синең исем мәңге яшәр бездә,
Моңнарыңда калыр зур сагыш.

Җәннәт түрләрендә рухың булсын,
Онытылмас синең батырлык.
Майданнарда, сагышлы көйләрдә
Бөтен авыл сине искә алачак.

Күз яшьләрен тыя алмый күңел,
Сагыш басты бәгырь-йөрәкне.
Тыныч йокла, илем каһарманы...
Хуш, бәхил бул, бәхил бул инде!

07.07.26
Шакирова Ралинә Ренат кызы, Курса Почмак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев