erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Якташларыбыз иҗаты

Кыска булса да гомерем, рухым белән яшим әле... : Тукайга багышлап

Тукай сүзе

Кыска булса да гомерем,

Рухым белән яшим әле.

Олыларга, кечеләргә

Җае чыккач дәшим әле.

Йөргән булды балачакта

Урман эче Соснада да.

Каккан-суккканнар күп булды,

Бер Өчилем ташламады.

Язмыш мине тетрәтте,

Аннан йолкып, моннна йолкып.

Кочагына алды һәрчак

Өчиледә бабам йорты.

Уралда да яшәдем мин,

Тик барыбер Казан тартты.

Ничек булса да үз ите

Шул Өчилем -  Казан арты.

Унберендә* тәмам туңгач,

Бетә язгач тәндә көчем.

Йөрәгемә сихәт алдым,

Өчиледә шулпа эчеп.

Рәхәт иде кебек миңа

Далада да торган чакта.

Тик барыбер булсын икән

Бер аягың туган якта.

Өчилегә килгәннәргә

Бу көндә дә ишек ачык.

Каршы алыр нурын чәчәеп,

Бабам йөргән иске мәчет

Туган җирем минем изге,

Бабкам теле – алтын көзге.

Бу мәхшәрле заманда да

Бары шулар саклый безне.

Әнис Зарипов, Ашытбаш-Казан.

    *Унбере – 1911 ел, ачлык елы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев