erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Якташларыбыз иҗаты

Тукай турында шигырь

Тукайлы халык яшәр

Мәңге яшә якташыбыз,

Яраткан шагыйребез.

Без Тукайлы, горур халык

Тарихта бар урныбыз.

Еллар, гасырлар узса да,

Онтылмас Тукай моңы.

Татар халкы, горур әйтер

Без Тукай балалары.

Габдулланың “Әллүки”е

Бишекләрдә тирбәткән.

“Су анасы”, “Шүрәле”се

Бер дә китмәс йөрәктән.

Күп милләтләр якын итә

Тукайның “Туган теле”н.

Бөтен дөньяга таралган,

Татарның бетмәс теле.

Габдулланың гомер юлы

Үзәк өзгеч, авыр юл.

Миһербанлы, туры сүзле

Даһи, бөек, шагыйрь ул.

Балалар, оныкларыбыз,

Яшәртәләр Тукайны.

Буыннан буынга күчә

Тукайның йөрәк моңы.

Дөньялар үзгәрми тормас

Еллар, гасырлар үтәр.

Динле, миһербанлы халык

Тукайлы халык яшәр.

Фәтхрахман, Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев