erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Новости района

Гөрләтеп эшлиләр һәм яшиләр

31 октябрьдә Шушмабаш авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде

Анда катнашучылар мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, балалар бакчаларында, сәламәтлек сак-лау учреждениеләрендә, мәчетләрдә һ.б. социаль учреждениеләрдә булдылар.

Шушмабаш  авыл җирлегенә җиде авыл – Шушмабаш, Шекә, Носы, Үгез-Елга, Ишнарат, Сәрдәбаш, Илдус авыллары керә. 1 урта мәктәп, 1 төп гомумбелем мәктәбе, 2 башлангыч мәктәп, 3 балалар бакчасы, 3 китапханә, 2 авыл клубы, 2 мәдәният йорты, 1 дәвалау амбулаториясе, 3 фельдшер-акушерлык пункты, 1 ягулык салу станциясе, 1 сөт кабул итү пункты, 2 почта, 1 банк бүлекчәләре, 11 шәхси кибет, 4 пешерү цехы, 1 ветеринария аптекасы, 3 мәчет эшли. Алар бар да халыкка хезмәт күрсәтә. Күбесе төзек, матур, заманча җиһазландырылган. Әле төзекләндерүне, үзгәртүне көтә торганнары да бар. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов аларның һәркайсына кереп танышты, тәкъдимнәрен әйтә барды.

Вәзир Сәгыйтов 27 елдан артык җирле үзидарә системасында уңышлы гына эшләп  килә, шуның 11 елын Шушмабаш авыл җирлеге белән җитәкчелек итә.

– “Северный“ авыл хуҗа-лыгы оешмасы төп терәгебез булып тора, – ди ул. – Нинди генә мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап керсәк тә, булышмый калганнары юк. 2 фермер хуҗалыгыбыз бар. 12 кеше пай җирләрен алып эшли. Бер кеше  агач үсентеләре үстерү буенча җир алды.

Җиде авылда 690 хуҗалык исәпләнә. Бер яшь гаилә программа нигезендә йорт төзи башлаган. Буш торган йортларны да сатып алучылар бар икән. Әмма халык саны кимү  ягында. Ел башына 1910 кеше исәпләнгән. Ун айда алар 42гә кимегән.

Ә менә шәхси хуҗалыкларда терлекләр саны арту ягында, 996 мөгезле эре терлекнең 418е – сыерлар.

Алгарак китеп, шушы уңайдан киләсе елда пай җирләренең бер гектарына түләү 1500 сум булачагын да әйтеп үтү урынлы булыр. Быел Шекә авылында Ризвановлар гаиләсе кечкенә ферма төзү өчен субсидия алган. Тагын ике хуҗалык документлар әзерли.

Семинарда катнашучылар Шушмабаш авылында Алисә һәм Инсаф Хәлиуллиннарның шәхси хуҗалыгында булдылар. “Сигез  сыерыбыз бар, ай саен 5 тоннага якын сөт сатабыз“, – ди Инсаф.

Авылларда йөргәндә урамнарның төзеклегенә игътибар иттек. Үзара салым программасын гамәлгә керткән җитәкчеләргә рәхмәт. Урамнарга гына түгел, тыкрыкларга да таш түшәлгән. Матур йортлар, капка-койма – сокланып туймаслык. Носы урамында сәгатькә кадәр бар! Бу авыл мәктәбе быел ныклап төзекләндерелде, җиһазландырылды, авылга ямь биреп утыра торган бина бу!

Шушмабаш урта мәктә-бендә директоры Рәзилә Шәймәрданова үзләрендәге яңалыклар белән таныштырды. Быел биредә ике агросыйныф кабинетының ныклап төзекләндерелүе турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар. “Безгә инвестор Марат Кәримов зур ярдәм күрсәтте һәм күрсәтә. Аңа рәхмәтебез зур! Авылларның киләчәге турында кайгырту бит бу! Сез дә үзегездәге инвесторлар белән уртак тел табып агросыйныфлар ачу турында кайгыртыгыз!“ – дип мөрәҗәгать итте ул авыл җирлекләре башлыкларына.

Соңыннан семинарның пленар өлеше булды. Анда су белән тәэмин итү объектларын милеккә рәсмиләштерү һәм махсус оешмага тапшыруның торышы, 30 сентябрьдә Яңасала авыл җирлегендә узган күчмә утырышта бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше һ.б. мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме программаларында катнашу тәртибе турында сөйләде. Быел 11 хуҗалык кечкенә ферма төзү өчен 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр субсидия алган. Республикада иң зур күрсәткеч бу. Әлеге программа 2026 елда да гамәлдә булачак.

Шәхси хуҗалыкларга нәселле таналар алыр өчен дә программа бар. Бер танага 80-90 мең сумны кире кайтарып бирәчәкләр.

Сыер, бия, кош-корт асраган өчен дә дәүләт субсидия бирә.

Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү буенча районның үз программасы эшләнә. Ветеринария хезмәте, ясалма орлыкландыру чыгымнарын каплау буенча ташламалар булачак.

Болар бар да шәхси хуҗа-лыкларда сыерларның баш санын киметмәү өчен эшләнә. Шулай ташламалы бәяләр белән саву аппаратлары бирелә.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов утырышка йомгак ясап, авыл җирлекләре, төрле хезмәтләр алдына яңа бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев