erid:2VtzquqpS7d
100 яшьлек әби коронавирусны җиңгән
Арча яңалыклары

100 яшьлек әби коронавирусны җиңгән

Казанның 16 номерлы хастаханәсенән 100 яшьлек әби савыгып чыга.

Хастаханәгә кергәндә томография аның үпкәләре 15% зарарланган дип күрсәтә. Беренче анализ нәтиҗәсе Коронавирус инфекциясе бар дип күрсәтә.

Ханым ИВЛ аппаратына тоташтырылмый, үзе сулый. Дөрес алынган дәвалау ысулы коронавирустан кала тагын авырулары булган әбине сау-сәламәт килеш өенә чыгаруга китерә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев