erid:2VtzquqpS7d
100 яшьлек райондашыбыз вафат
Арча яңалыклары

100 яшьлек райондашыбыз вафат

Арча шәһәрендә яшәүче Елена Александровна Бачевага быел май аенда 100 яшь тулган иде. Бүген йөзъяшәр әбинең вафат булуы турында хәбәр алдык.

Елена әби хезмәт юлын 1938 елда районыбызның “Кызыл Тау” колхозында (Корайван авылы) ветеринар булып башлап җибәрә. Аннан соң район ветеринария берләшмәсенә күчерәләр. 60 ел эш стажы булган ветеран иде ул. Эшендә  бик яраттылар, берүзе игезәк малайлар үстерде.

Урының җәнәттә булсын, Елена әби!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча районы

Нет комментариев