erid:2VtzquqpS7d
11 июньнән  Татарстанда кафелар эшли башлый
Арча яңалыклары

11 июньнән Татарстанда кафелар эшли башлый

Аерым шартлар үтәлгән очракта 11 июньнән Татарстанда кафелар ачыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында яңа коронавируслы инфекция таралуны булдырмау чаралары турында”гы карарга үзгәрешләр кертелде.

11 июньнән җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче оешмалар ачык һавада (веранда, терраса) кунаклар кабул итә ала, тик өстәлләр арасында 1,5 метр аралык сакланырга тиеш.

Шулай ук 8 июньнән Роспотребнадзорга алдан хәбәр иткән һәм барлык кагыйдәләр үтәлгән очракта шифаханаләр ачыла.

 


Нет комментариев