erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

11дән соң укырга кая барырга

Арча сәнгать мәктәбендә 11сыйныфтта укучылар белән очрашу булды.

Бүген Арча сәнгать мәктәбенә 11нче сыйныф укучылары җыелды. Казан Дәүләт аграр академиясеннән кабул итү комиссиясе секретаре Гүзәл Фәссахова кайтты. Авыл хуҗалыгы һөнәрләрен сайлау буенча белгечләр белән очрашу булды. Иң башта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин чыгыш ясады. Ул райондагы авыл хуҗалыгы ширкәтләрендәге алдынгы технологияләр, яңалыклар, авыл мәктәпләрендәге агрокласслар турында сөйләде.

Алга таба сүзне Казан Дәүләт аграр академиясе кабул итү комиссиясе секретаре Гүзәл Фәссахова дәвам итте. Ул бу уку йортындагы уку һәм яшәү шартлары белән таныштырды, стипендия, грантлар, конкурслар турында сөйләде. “Тулай торакта кухня гарнитуры, плитә, микроволновка, суыткыч –

бер дигән шартлар, янәшәдә генә спорт мәйданнары, кибетләр. Ә болар яхшы уку өчен мөһим шартлар. Әти-әниләргә борчылыр өчен бернинди дә сәбәп юк. Спорт залы заманча, тренажерлар белән җиһазланган. Сез укытучыларыгыз җитәкчелегендә төрле пректларда катнашачаксыз, сәләтегезне иҗади, фәнни эшләргә багышлаячаксыз.

Алга таба Арча агросәнәгать көллияте җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев чыгыш ясады. “9нчы сыйныфтан соң гына түгел, 11нче сыйныфтан соң да безгә килә аласыз”, - дип сөйләде ул. Кирәкле һөнәр алып, туган районыңда эшләүгә һәм яшәүгә ни җитә! Белгечләр әнә шул фикерне аңлатырга тырышты. Авыл хуҗалыгы һөнәренә кызыктырырлык булды.

Нинди һөнәр сайларга?, изображение №3

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре