erid:2VtzquqpS7d
1нче сыйныфта 13 класс!
Арча яңалыклары

1нче сыйныфта 13 класс!

Шаккатырлык хәл!

Безнең районда иң күбе бер класста 3--5 класстыр. Казаннан кайткан берәү сөйләп торды. хәзер башкалабызда, якын--тирәсендәге бистәләрдә күп фатирлы йортларны бик күп төзиләр. Моның улы гаиләсе белән Казан янындагы "Салават күпере" торак районында яши икән. Оныгы 1нче сыйныфта укый. "1нче сыйныфта 13 класс! -- дип исе китеп сөйләде. -- Юлларда бөкеләр! Бөкеләргә эләкмим дисәң иртән иртүк эшкә чыгып китәргә кирәк". 

Хәзер Казан җыя бөтен кешене үз тирәсенә. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев