erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

20 млнлык гуманитар ярдәм җыю – район халкының көчен исбатлады

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз янында булып кайтты

– Аз гына вакыт эчендә шуның кадәр – 20 млн сумлык гуманитар ярдәм җыя алу районыбыз халкының никадәр көчкә ия булуын, искиткеч бердәмлеген күрсәтә. Барысы 10 машинадан торган гуманитар колонна әзерләнде. Аларга махсус хәрби операция зонасындагыларга тапшыру өчен 6 машина, 1 квадроцикл һәм башка кирәкле әйберләр төялгән иде. Колонна белән әйбәт кенә барып җиттек. Алып барган йөкне берничә урынга илтеп тапшырдык. Безне бик җылы каршы алдылар, шундый игътибар күрсәткән өчен район халкына зур рәхмәтләр әйттеләр. Андагы шартлар белән дә таныштык, командирлары белән очрашып сөйләштек. Егетләр үзләре алдына куелган бурычларны яхшы аңлый. Безнең район гуманитар ярдәм оештыру буенча республикада иң актив районнарның берсе. Районда сигез волонтерлар төркеме эшли. Яңа Кенәрләр аеруча  активлык күрсәтә. Волонтерлар махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз белән даими элемтәдә торалар, сораган әйберләрен атна саен илтеп торалар.
Гуманитар ярдәм әзерләүдә балалар да, әби-бабайлар да катнаша, һәркем көченнән килгәнчә өлеш кертә. Предприятие, оешма, хуҗалык җитәкчеләренә, иганәчеләргә, шәхси эшмәкәрләргә зур рәхмәт. Егетләребез туган җирдән килгән һәр әйбер безнең өчен бик кадерле, дип әйтәләр.
Без махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызның гаиләләрен дә игътибар үзәгендә тотабыз. Алар һәркайсы район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләренә беркетелгән. Яраланып кайтучы сугышчыларыбыз да бар, алар белән дә даими элемтәдә торабыз, мөмкин булган ярдәмне күрсәтәбез.
Декабрь ахырында районнан тагын бер гуманитар колонна китәчәк.  Хәзер әзерлек эшләре бара. Егетләребез сораган әйберләр бар, шулай ук Яңа ел күчтәнәчләре әзерлибез. Районыбыз халкы әлеге чарада да актив катнашыр, дип ышанабыз.

Фото район матбугат хезмәтеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев