erid:2VtzquqpS7d
2026 елда минималь хезмәт хакы күләме 27 мең сумнан артып китәргә мөмкин
Арча яңалыклары

2026 елда минималь хезмәт хакы күләме 27 мең сумнан артып китәргә мөмкин

Бүген ул 22400 сумны тәшкил итә

Киләсе 2026 елдын минималь хезмәт хакы күләмен 20 процентка арттырып, 27 мең сумга җиткерергә уйлыйлар. Бүген ул 22400 сум тәшкил итә. Бу турыда Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов сүзләренә таянып “ТАСС” агентлыгы хәбәр итә.

“Фикер алышулардан һәм Президент тарафыннан минималь хезмәт хакын арттыру буенча куелган бурычлардан чыгып, минемчә, минималь хезмәт хакы якынча 20 процентка индексацияләнәчәк. Бу инфляция фаразыннан югарырак, һәм бу факттагы инфляция дәрәҗәсеннән югарырак булыр дип ышанам”, дигән Нилов, шул рәвешле хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 27 мең сумга җитәчәген билгеләп.

Хөкүмәт минималь хезмәт хакы арттыру турында закон проектын, киләсе өч елга федераль бюджет проекты белән бергә, көз көне Дәүләт Думасына кертәчәк.


Нет комментариев