erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

21 яшьтә туйлап, чәчәкле матур күлмәк киеп, кияүгә чыктым

Безнекеләр.

Типографиядә эшләгән Гандәлиф апа Сабирова Арчада редакция янында гына яши. Иминиятләү оешмасында эшләүче килене Гөлнарны күргән саен Гандәлиф апаның хәлен сорашмыйча калмыйм. Очрашкан саен Гандәлиф апа янына кереп чыгам әле дип әйтәм. Якты кешеләр гел үзенә тартып тора бит ул. Гандәлиф апаның кызы Роза редакциядә машинистка булып эшләде.

Айван авылыннан йөреп, редакциядә эшләгән вакыт. Айван үзегез беләсез, Арча станциясе янәшәсендә генә. Беркөнне концертка калдым. Шунда Роза: “Кичке сәгать 7гә кадәр редакциядә көтеп утырырсың мыни, әйдә әниләргә, чәй эчеп, концертка керерсең”, - диде. Ә Роза гаиләсе белән Арчаны шәрык өлешендә яши. Киттек Гандәлиф апаларга. Иптәше Данил абый белән кояш кебек каршы алдылар. Кунак килә дип, өстәлне әзерләп куйганнар. Күңелле итеп көлешә-көлешә тавык ите белән бәрәңге, салатлар ашадык, тәмле итеп чәй эчтек. Данил абый шаян кеше, и-и, кызыклар сөйләп көлдерә. Ә кызыклар үзе белән булган хәлләр, тормыштан алынган мәзәкләр. Дөньяларыбызны онытып, рәхәтләнеп көләбез...

Ниһаять, Гандәлиф апаның хәлен белергә кердем. Сәбәп тә тә бар, “Арча хәбәрләре” газетасына 95 ел.  Капканы ачып керүгә, ишегалдындагы, бакчадагы матурлыкка, тәртипкә сокланып карап тордым. Тәрәзә төбендә кызыл чәчәкле яраннар

Юбилеебыз уңаеннан Гандәлиф апаны бәйрәм белән котлап, хәлен белеп чыктык. Ак яулыктан, матур күлмәктән, елмаеп каршы алды. Килене Гөлнар да өйдә. Гомер буе типографиядә эшләп, пенсиягә чыкты. Кызы Роза да редакциядә машинистка булып эшләде. Бүген килене Гөлнар тәрбиясендә.

Типографиядә эшләгән мактаулы ветеран Гандәлиф апа Сабировага 86 яшь. “Вак, кыен эш башкардым, - дип сөйли ул. – Текстка карап, берәнтекләп хәреф җыйдым. Кеп-кечкенә, газета хәрефләре бит ул! Хәреф җың цехында 11 кеше эшләдек. Эш бетмичә кайтмый идек. Хезмәт хакы күпме эшлисең – шуны түләделәр. Мин әйбәт хезмәт хакы алып эшләдем. Газета чыгару җитди хезмәт. Атнага өч тапкыр чыга.  Бар да әзер булып, газетаны басар алдынннан төрле үзгәртүләр дә булырга мөмкин. И-и, ул хаталар төзәтү! Кайвакыт кичке сәгать 8ләр  булыр иде. Данил каршы алырга килә”.

Гандәлиф апа Субаш Аты авылы янындагы Яңа тормыш авылында 1939 елны туган. Ул авыл юк инде. Субаш Аты мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлагач, Арчага килә, типографиягә эшкә керә. Бирәзәбаш егете Данилга кияүгә чыгып,  бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Данил абый озак еллар район җитәкчеләрен йөртте. “Данил шаян телле бик әйбәт кеше иде, - дип сагынып искә ала Гандәлиф апа.  – 75 яшендә кинәт кенә китеп барды...”.

Ул китеп барулар бер-бер артлы була. Гөрләтеп яши торган вакытта  кияве Рафис, кызы Роза, берничә елдан улы Радик китеп барды. Сүзләребез дога булып барып ирешсен. ...

       Әтисе Галимулла Калимуллин сугышта хәбәрсез югала. “Днепрне кичәбез дип хаты килде, дип сөйли иде әни, шуннан соң башка хаты килмәгән. Әни авырту булды безнең, - дип искә ала Гандәлиф апа. – Без өч бала үстек. Ике абыем бар иде. Олысы Миннегали малай вакытта көтүчеләргә ияреп барып урманда адашты. Ике көн эзләгәннән соң гына таптылар. Шуннан әни борчылып, чирләде. Тыны бетә иде. Әни Маһикамал безне берүзе тәрбияләп үстерде”.

- Авылдан Арчага килгәч, типографиягә эшкә кердем. Исполком ишегалдында ике агач өй бар иде. Шуның бер ягында без тордык.

- Данил абый белән ничек таныштыгыз?

- Раиспомда каравылда эшләгән Мәликә апа бар иде. Шул менә Мәймүнәнең яраткан малае дип, Данилны күрсәтте. Данилның әнисе Мәймүнә әни иртә үлде, 55 яшендә туйдан кайтып килешли юл һәлакәтендә һәлак булды. Мөхәммәтҗан әти икенче тапкыр өйләнде. Данил 1934 елгы. Гомер буе шофер булып эшләде. Юлларның начар вакытларында да юлда булды инде ул. 21 яшьтә туйлап, чәчәкле матур күлмәктән кияүгә чыктым. Әни дә Данилны яратты, чөнки ул эчми иде.  

- Авылдан килгәч, Арчада кайда кунарга белмичә интегеп йөрмәдеңме?

- Юк инде... Арчага башта Исламгали абый килде, ат карарга. Мөхәммәтҗан кайнатам райкомда шулай ук атлар карады.

-Үзәктә бик рәхәт урында яшисез, урамыгыз тыныч (М.Горкий урамы), эшкә дә якын булгансыз, балаларга мәктәп тә янәшәдә генә (Арчаның 1нче мәктәбе).

- И-и, әйтмә инде, урыныбыз бик уңайлы, рәхәт. Элек урамыбыз бик пычрак иде, хәзер асфальт... Киленем Гөлнар тәрбиясендә мин. Бик зур рәхмәт аңа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре