erid:2VtzquqpS7d
25 миллион медицина битлекләре кайтарылган
Арча яңалыклары

25 миллион медицина битлекләре кайтарылган

Русиянең хәрби космик гаскәрләре самолеты Кытайдан 25 миллионнан артык медицина битлеге китерде.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хәбәр итүләренчә, битлекләрне өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек китерү белән шөгыльләнүче волонтерлык хәрәкәтенә, шулай ук кайбер федераль органнар хезмәткәрләренә җибәрәчәкләр.

Узган пәнҗешәмбедә Русия Президенты Владимир Путин телефон аша Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән коронавирус вәзгыяте турында фикер алышты. Ике ил лидерлары медицина өлкәсендә кооперацияне арттыру һәм дарулар эшләү тармагында  алга таба ярдәм итүләрен белдерделәр.

Якшәмбе көнне сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров Русиядә бер тапкыр кулланыла торган битлек җитештерүчеләр тулы куәтенә эшли, тегү предприятиеләре күп тапкыр кулланыла торган  битлекләр дә тегә башлады, дип белдербашлау турыде. Ведомствода шулай ук регионнарга медицина битлекләрен тарата башлау турында хәбәр иттеләр.

Чыганак: РИА Новости

Фото: РИА Новост

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/25-million-meditsina-bitlekl-re-kaytarilgan-180416/

 


Нет комментариев