erid:2VtzquqpS7d
28 яшьлек Арча кешесе законсыз рәвештә наркотиклар тараткан өчен суд каршына басачак
Арча яңалыклары

28 яшьлек Арча кешесе законсыз рәвештә наркотиклар тараткан өчен суд каршына басачак

Арча районы прокуратурасы 28 яшьлек район кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады.

Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 228 маддәсе 1 бүлегендә каралаган җинаять эшләүдә гаепләнә (шактый күләмдә наркотик матдәләр алу, саклау һәм сату максатыннан башка күчереп йөртү).

Җинаять эше материаллары буенча, 2020 елның мартында ир-ат Казан шәһәрендә билгесез заттан 0,57 грамм наркотик матдә сатып ала. Шул ук көнне ул наркотикны юлда очраган машинада Арча районында үз йортына алып кайта. Соңрак аны Арча шәһәре Банклар урамында тоткарлыйлар. Үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше Арча районы судына җибәрелде.

ТР Прокуратурасы

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев