3 сентябрь - сугыш тәмамланган көн
3 сентябрьдә Россиядә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн буларак билгеләп үтелә
Икенче бөтендөнья сугышы алты ел дәвам итә. Ул Европа, Азия һәм Африка континентлары Атлантик, Тын, Һинд һәм Төньяк Боз океаннарын үз эченә ала. Анда 1,7 млрд халкы булган 61 дәүләт катнаша.
1945 елның 8 августында СССР Япониягә каршы сугыш игълан итә һәм 9 августта хәрби хәрәкәтләр башлый. 1945 елның 2 сентябрендә Япония капитуляция турындагы Актка кул куя.
3 сентябрьдә әлеге истәлекле көнне Арчада да билгеләп үттеләр. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать ага Ногманов та катнашты. Ул нәкъ менә илебезнең көнчыгыш чикләрен саклый, алты ел хезмәт итә.
“Арча хәбәрләре“ газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән Фәйзрахман Габдрахмановның туганнарына аның язмышын ачыклаган документларны тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев