erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

40 еллап гомер узган... Кай арада!

Тарих фотоларда саклана.

Безнең Айван авылының социаль челтәрләрдәге “Авылдашлар” төркеменә авылдашыбыз Рәүф абый кызы Равия Баһаветдинова бик матур фото куйды. Күңелләрне кузгата торган тарихи фото. Кемнәр исән, кемнәр юк инде...

Уртада (беренче рәттә сулдан өченче) “Власть советов” совхозы директоры Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. Бу кайсы еллар икән, дип язгач, гомер буе авылда яшәүче һәм совхозда эшләгән Тәнзилә Миңнуллина элемтәгә чыкты. “Бу 86-87нчы еллар булырга тиеш, - дип сөйләде ул. – Хәтерем ялгышмаса, Миннәхмәт Рәисович безгә совхоз директоры булып 1985 елда килде. Мин монда фотода юк. Фотода сыер савучылар. Савымчылар җәйге лагерьга күчкәч, беренче көнне шулай күңелле итеп җыелып алалар иде. Ул вакытта минем төрле эштә эшләп йөргән чак. Балалар кечкенә вакыт. Шуннан мине Миннәхмәт Рәисович чакырып алды, эшли торган кеше безнең үзебезгә дә кирәк дип, ат җигеп, хуҗалыклардан сөт җыярга куйды”.

Элемтәгә авыл башы Тәлига апа кызы Алсу Сөләйманова да чыкты. Шулай ук гомер буе авылда яши. Фотода икенче рәттә сулдан дүртенче. Ире Мөнир, улы, килене, оныклар белән бергә яшиләр. “40 еллап гомер кай арада узып киткән!”, - дип аптырый ул да. Уза шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре