erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

400дән артык катнашучы: Арча районында алдынгыларның хезмәтен билгеләп үттеләр

17 гыйнварда районыбызда хезмәт алдынгыларын хөрмәтләүгә багышланган зур бәйрәм булды.

Оештыручылар барысы 400 кеше катнаша, диделәр. Бирегә авыл хуҗалыгында, эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп эшләүче механизаторлар, терлекчеләр, башка һөнәр ияләре чакырылган.

Мөхтәрәм кунаклар арасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Марат Бохараев, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре ассоциациясе җитәкчесе киңәшчесе Габделәхәт Хәкимов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев, заманында Арча районын җитәкләгән Дамир Каюмов, Вагыйз Миңһаҗев, күрше-тирә районнар башлыклары, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз һ.б. бар иде.

Бәйрәмне район башлыгы Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде. Ул 2025 елда районыбыз ирешкән уңышларны әйтеп үтте. Арча районы ашлыкның тулай җыемы буенча республикада – өченче, бәрәңге буенча икенче урында. Барысы 200 мең тоннадан артык ашлык җыйнап алынды. “Северный“, “Кырлай“, “Курса МТСы“, “Заря“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Ватан“ ширкәтләре игеннәрдән мул уңыш җыйнап алдылар. “Кырлай“ ширкәте республикада бәрәңгене иң күп игүче хуҗалыкларның берсе.

Терлекчелек тармагында да үзгәрешләр зур. Бурыч – якындагы биш елда тәүлеклек сөт җитештерүне 500 тоннага җиткерү. “Вамин“ сөт берләшмәсе ширкәтендә 4200 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексының беренче чираты файдалануга тапшырылды. “Курса МТСы“нда 1000 башка, “Ватан“ агрофирмасында 1200 башка, “Кишет“ хуҗалыгында 2700 башка, “Кырлай“да 600 башка исәпләнгән сөтчелек комплекслары төзелә. “Ашыт“, “Казанка“, “Байрак“ агрофирмаларында 1000әр башка, “Игенче“ агрофирмасында 1200 башка исәпләнгән комплекслар төзү башланды яки башланачак.
Районның эшкәртү сәнәгате предприятиеләре дә үзләренә йөкләнгән бурычларны уңышлы үтиләр.

Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның батырлыгын югары бәяләде, илебез иминлеген саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте. Ялга кайткан берничә якташыбызны бәйрәмдә катнашучылар аягүрә торып тәбрикләделәр. Хәрби бурычларын үтәп исән-имин әйләнеп кайтырга язсын!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районының республикада күренекле урын тотуын билгеләп үтте, ирешкән уңышлар өчен рәхмәт әйтте.

Бәйрәм тәбрикләүләр, бүләкләүләр, сәнгать осталары чыгышы белән чиратлашып барды.  Бүләкләнүчеләр күп иде (аларның тулы исемлеге белән газетабызның сайтында таныша аласыз). Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов районның элекке җитәкчесе, Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриевка, район эчке эшләр бүлегенең элекке җитәкчесе  Айдар Баһавиевка “Арча районының шәрәфле гражданины“ дигән мактаулы исем бирелү турында таныклыклар тапшырды.

“Игенче“ ширкәте инвесторы Нәсимә Хатибуллина, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, хезмәт ветераны Нурияздан Әхмәдуллин “Район алдындагы казанышлары өчен“ медале белән бүләкләнделәр.

“Кырлай“ ширкәте баш агрономы Рәмис Абдрахмановка “Татарстан Республикасының атказанган агрономы“ дигән мактаулы исем бирелү турындагы  таныклык тапшырылды.

Хезмәт кешесен олылауга багышланган бәйрәм күңелләргә хуш килде.

Искиткеч бәйрәм булды бу, – диде “Игенче“ ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин. – 20 кешелек делегация булып килдек! Безнең коллектив бик көчле, киләчәктәге планнарыбызны тормышка ашыру өчен илһам, яңа көч туплап кайтабыз. Җитәкчеләргә зур рәхмәт!

– Арчаларның уңышларын күреп куанып яшим! – диде хезмәт ветераны Рәхимҗан Хөсәенов. – Киләчәккә зур планнар белән яшәвегезне беләм, алар тормышка ашсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев