45000 сум штрафка тартылдылар, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр
Исерек килеш тоткарлаганнар
2025 ел исерек хәлдә руль артына утырып юлга чыкканнарга “бай булды”. Кызганыч, әмма бу шулай.
Шул рәвешле административ хокук бозуда гаепле дип табылганнарга суд карары нигезендә зур суммада штраф түләргә, алай гына да түгел, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм калырга туры килде. Шуңа да карамастан, сабак алмыйлар, алкогольле эчемлек кулланган хәлдә машинага утырып юлга чыгалар.
Узган ел ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан никадәр кеше тоткарланган һәм суд каршына баскан.
9 майда Арчада “Шевроле Лачетти” белән идарә иткән А.Р.Миннебаевның исерек хәлдә руль артына утыруы ачыкланган. 7 июньдә Мөндештә “Газель 300928” машинасын туктатканнар. Йөртүчесе И.М.Димиев эчкән килеш юлга чыккан булган. 8 июньдә Арчаның Беренче Май урамында “Хендай Солярис” хуҗасы А.М.Пономарев та алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган. 9 июньдә Арчаның Банк урамында А.Б.Хәйдәров идарә иткән “Рено Логан”, 11 июньдә Арча-Мари Иле автоюлының 17 километрында “Питбайк Шарнер” автомобилен (йөртүчесе А.Г.Нигъмәтҗанов), 13 июньдә Арча-Мари Иле автоюлының 10 километрында Ф.Ш.Бариев идарә иткән “Ниссан Терано”, 15 июньдә Арчаның Комсомол урамында А.Г. Җамалиев идарә иткән “Лада Калина” машиналарын тоткарлаганнар.
Алар җәмәгать суды карары нигезендә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе 1нче өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 45000 сум күләмендә штрафка тартылды, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Моннан тыш 16 майда ЮХИДИ хезмәткәрләре кулына Арча-Мари Иле автоюлының 1 километрында “Лада Гранта” белән идарә иткән И.Р.Гайфуллин “эләккән”. Шул ук көнне юл хәрәкәте куркынычсызлыгы сакчылары Арчаның Интернационал урамында И.А.Сафиуллин идарә иткән “Ваз-21093” машинасын тоткарлаган. 1 июньдә шәһәрнең Садовая урамында И.Г. Әхмәдиев йөрткән “МКК-4545-08”, шул ук көнне Казаклар авылында Н.Н.Идиятов идарә иткән Ваз-111130” машиналарын туктатканнар һәм йөртүчеләренең алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыруларын ачыклаганнар. 30 июньдә М-7 Волга автоюлының Киров шәһәренә кергәндәге 65 километрында тотылган “Лада Гранта” белән идарә иткән Р.А.Галәвиев та эчкән килеш юлга чыккан булган.
Алар җәмәгать суды карары нигезендә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсе 1нче өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 45000 сум күләмендә штрафка тартылды, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев