545 эш бирүче 4 мең эш урыны бирергә әзер
26 февральдә вакансияләр ярминкәсенә чакыралар
Татарстан башкаласында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак, дип хәбәр итә Татар-информ. Анда 25тән артык эш бирүче катнашачак.
Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында сөйләгән.
«Әгәр дата үзгәрмәсә, 26 февральдә махсус хәрби операция катнашучылары өчен вакансияләр ярминкәсен уздыру турында карар кабул ителде. Кунакка чакырабыз», - дигән ул.
Таҗетдинова билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада 545 эш бирүче 4 мең эш урыны бирергә әзер икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев