erid:2VtzquqpS7d
60 яшьлек пенсионер хатынны хөкем итәчәкләр
Арча яңалыклары

60 яшьлек пенсионер хатынны хөкем итәчәкләр

Хатын-кызны сак астына алганнар, ул үз гаебен таныган.

 

Казан тикшерүчеләре үтерү турындагы эшне судка тапшырганнар. Татарстан башкаласында Царицыно бистәсендә булган фаҗигада 60 яшьлек хатын-кыз шикләнелә.

Тикшерү фикеренчә, үтерү 2 февральдә мәҗлес барышында булган. Бер мәлдә ике хатын-кыз арасында талаш чыккан һәм пенсионер ханым үзенең апасына пычак белән берничә тапкыр кадаган. Корбан урында ук үлгән, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Хатын-кызны сак астына алганнар, ул үз гаебен таныган.

https://vatantat.ru/2023/04/109471/

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев