60 мең сум отты
Грант акчалары фотоаппарат, планшетлар алуга һәм транспорт чыгымнарына тотылачак.
Мәрхәмәтлек үзәгенең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен оештырылган көндезге бүлеге белгечләре ПАО “Лукойл” тарафыннан оештырылган XI конкурста катнаштылар. “Без төрле, әмма без бергә” проекты мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар белән эшләүнең яңа формасы – виртуаль туризм куллануны максат итеп алган. Ул барлык социаль хезмәт алучылырга да бертөрле мөмкинлек - дөньяны барлык матурлыгы белән күрү мөмкинлеге бирә. “Рухият һәм мәдәният” номинациясендә җиңү яулап, проект 60 мең сум грант отты. Грант акчалары фотоаппарат, планшетлар алуга һәм транспорт чыгымнарына тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев