65 яшьтән өлкәнерэк авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәребезне диспансерлаштыру
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен районның медицина оешмаларына китерү дәвам итә.
Махсус автотранспорт һәм өлкән яшьтәге гражданнарны озата бару «Мәрхәмәтлек үзәге» белгечләре тарафыннан оператив рәвештә дэвам итә, ә Арча узәк хастаханэсе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерүләр үткәрү оештырыла.
Агымдагы чорда 65 яшьтән өлкән булган, районның ерактагы авыл җирлекләрендә яшәүче алты йөз тугыз пенсионер диспансерлаштыруны узган. 2020 елның беренче кварталына ук учреждениеләр тарафыннан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк дүрт йөз сиксән бер гражданны карап чыгу өчен илтү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев