85 яшь булыр иде...
Хәтерлисезме?
"Бүген районыбыз тарихында онытылмаслык эзен калдырган, һәм аларны туплап киләчәк буыннарга тәкъдим иткән күпсанлы китаплар авторы, һәркем өчен үрнәк булган шәхес Фазлыйәхмәтов Ринат Әхмәтгали улына 85 яшь булыр иде ...
Аның башкарган хезмәтләрен, дәрәҗәле исемнәрен язып бетерү мөмкин түгел. Ул үзенең 75 яшьлеге уңаеннан "Язмыш эзләре буйлап" китабын язып бергә эшләгән иптәшләренә рәхмәтен җиткергән иде. Китапның тышлыгында аларның фотолары бирелгән. Без Ринат абый белән озак еллар бергә, үзара аңлашып һәм ярдәмләшеп эшләдек", - дип яза үзенең контакты төркемендә хезмәт ветераны Шәфигулла Гарипова.
Чыннан дә, үзе турында бары тик уңай фикерләр, тирән эз калдырган шәхес ул Ринат Фазлыйәхмәтов. "Аяклы энциклопедия", - диләр иде аның турында. Хәтерләүчеләр бармы аны?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев