erid:2VtzquqpS7d
Сигезенче алтын медаль!
Арча яңалыклары

Сигезенче алтын медаль!

Кәче мәктәбе укытучысы, районның шашка тренеры Хәйдәр Зәйнуллин хәбәр итә.

Арча укучылар сараенда шашка буенча укучы балалар арасында район ярышларынын 3 нче этабы үтте. Арчанын 6 нчы мәктбенең 2 нче сыйныфында укучы Адилә Хәбибуллина шашка-шахмат ярышларында бик унышлы чыгыш ясап 8 нче "алтын" медален яулады. 
Әнисе Алия, дәү әтисе Нияз абый, ярышлар вакытында һәрвакыттагыча, анын янәшәсендэ янып-коеп утырдылар. Өйдә дә дәү әтисе ярдәмендә шашка, шахмат белән ныклап шөгыльләнү үз нәтиҗәсен бирә. 
Киләчәктә дә Адиләгә чемпион исемнәре алуын телибез.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев