erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ә сез тавыш бирдегезме?

Татарстанда волонтерлар төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә ярдәм итә

Узган ял көннәрендә  Арчаның Казансу паркында да әлеге акция буенча волонтерлар үз эшләрен башлап җибәрде.

Районыбызның “Алгарыш“ яшьләр үзәге җитәкчесе Әмир Вагыйзов җитәкчелегендәге волонтерлар - Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары һәм Арча педагогика көллияте студентлары парктан узучыларга яшәү тирәлеген уңайландыру, матурлау буенча онлайн тавыш бирү мөмкинлеге турында аңлатты.

“Райондашларыбызга иң беренче, сез балагызның уңайлы парк һәм ишегалларында йөрүен телисезме, дигән сорау бирәбез дә, “әйе“ дигән җавап ишеткәч, сайлау мөмкинлеген аңлатабыз“, – ди Әмир Рөстәм улы.

Волонтер Ләйсән Абдуллина әйтүенчә, ярты сәгать вакыт эчендә алар 6 кешедән сораштырган. 

“Өч кеше безнең янда ук үз тавышын бирде, калганнарга аңлатып язылган листовкаларны өйгә биреп җибәрдек, гаилә белән бергәләп сайларга“, – ди Ләйсән Абдуллина.

Җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү “Торак һәм шәһәр мохите“ милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру“ Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Республика шәһәрләре һәм районнарының кеше күп йөри торган урыннарында волонтерлар эшли, алар тавыш бирү турында сөйлиләр һәм теләгән һәркемгә анда катнашырга тәкъдим итәләр. Тавышны берничә платформада бирергә мөмкин: gorodsreda.tatar.ru, портал uslugi.tatarstan.ru һәм “ТР хезмәтләре“ кушымтасы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тавыш бирү берничә өлешкә бүленгән: киләсе елда төзекләндерү өчен өстенлекле парклар, яр буйлары һәм бакчалар сайлау; “Безнең ишегалды“ программасы буенча яңартуны көткән 200 ишегалдын сайлау; шулай ук инде төзекләндерелгән мәйданчыклар турында фикер уртаклашу һәм программада катнашканнан соң ошаган яки ошамаган пунктларны атау мөмкинлеге. Бөтенроссия тавыш бирү проекты 2017 елдан бирле эшли.

Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия онлайн тавыш бирү 15 мартта башланды һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Районыбыз волонтерлары да ай ахырына кадәр шимбә-якшәмбе көннәрендә Казансу паркында ял итүчеләрдән проект турында белү-белмәүләрен сораштырып, белмәгәннәргә аңлату эшләре алып барып, тавыш бирүдә ярдәм итәчәк. Күп тавыш җыйган урыннарда 2025 елда төзекләндерү, үзгәртү, халыкка уңайлы итеп эшләү көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X