erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Әби, битемнән үбеп, аркамнан сөяр идең...

Лесхозда яшәүче Ризәлә апа Закирова яшәгән йортның коймасында, СВОны хәтерләтеп, аләм җилферди.

Лесхозда яшәүче Ризәлә апа Закирова яшәгән йортның коймасында,  СВОны хәтерләтеп, аләм җилферди. Яңа гына оныгы Геннадий Сальников белән хушлаштылар...

 Капканы ачып, эчкә үттек. Ишегалдындагы чәчәкләргә соклана-соклана келәм җәелгән баскычлардан өйгә керәбез. Мондагы тәртипкә, чисталыкка исең китә.

Ризәлә апа белән бик җылы итеп күрештек. Аның безнең белән бик тә сөйләшеп утырасы килгән иде. Генаның әнисе Рания ханым да монда. Рания  белән алдан сөйләшеп килдек. Сүзне ерактан башладык.

Генаның әбисе Ризәлә апа тумышы белән Мөрәле авылыннан. 1947 елгы. Сугыш арты баласы.  “Ирем Рифат та Мөрәледән, - дип сөйләде ул. -  8 ел бергә укыдык. Ул 9га бармады, мин 10ны бетердем. Син хулиган белән йөрмим дигән идем, Казахстанга барып, матур итеп киенеп кайтты да үзенә каратты да куйды. Дуслашып киттек, ике елдан соң өйләнештек. Биш бала таптым”.

Башта Мөрәледә яшиләр. Кияүгә чыкканда 20 яшь була. Бии дә, җырлый да беләсең, телең дә бик оста, менә без сине клуб мөдире итеп куябыз дип,  клуб мөдире итеп куялар. Ике ел яшиләр Мөрәледә. Казахстаннан ире Рифатның туганнары кайта да, әйдәгез, ошаса, калырсыз дип аларны ияртеп алып та китәләр. Менә шулай Казахстанда яшәп калалар. Анда 28 ел яшиләр. “Ирем белән 55 ел гомер иттек, - дип сөйли Ризәлә апа. - 3 ел элек хастаханәдә ятып кайтты да, тугыз гына көн торды, кулымда җан бирде. Кулга бик оста кеше иде. Тәрәзә рамнары дисеңме, бура, урындыклар – нәрсә кирәк, шуларны ясады. Өйалдындагы шкафлары әле дә тора. Балта остасы булып эшләде. Мин Казахстанда терлекләр фермасын арендага алдым. Тырыштык, акчалы булдык. 1992 елда бик каты авырттым, шунда намазга басар, ураза тотар идем дип, сүз бирдем. Менә шуннан бирле мин намазда, уразада. Кызым да хәмерне авызына да алган кеше түгел, киявебез рус милләтеннән, бик акыллы кеше. Ирем белән дүрт малай, бер кыз үстердек. Берсе вафат булды инде, малай да юк, бабай да юк, онык та юк...

 Күңелләр тулды...

     Советлар Союзы таралгач, бөтен нәрсәләрен сатып, туган якка кайталар. Әнисе мәрхүмә: “Кызым кайтыгыз, кулы оста кияүнең, Лесхозда эш тә бар, өй дә салырсыз”, - дип чакыра. 1995 елны кайталар. “Әнием авыл Советында эшләде, бик башлы хатын иде, - дип сүзне дәвам итте Ризәлә апа. - Үги әти. Сеҗе белән Мөрәле арасы 1 км.гына. 5 яшьлек вакыттан үги әти ямьсез итеп карый миңа дип, әби янына качып кайтканмын. Миңа 9 ай вакытта үз әтием Мәскәүгә эшкә чыгып киткән. Әнигә, сине кайтып алырмын, дигән. Шуннан юк та юк икән бу. 1 ел да юк, ике ел да. Әтинең әтисе Әсхәдулла бабай бик оста тегүче иде. Русчаны да яхшы белә. Мәскәүгә барып белеп кайтты, әти өйләнгән. Ул хатынның квартиры булган, вәссәлам, шулай итеп, әтине үзенеке иткән. Былбылны каргага алмаштыргансың, мин үлмичә авылга аягыңны да басасы булма, дигән бабай. Әти авылга бабайны соңгы юлга озатырга кайтты. Минем 7 сыйныфта укыган вакыт. Зур чемодан белән кайтты. Ул күлмәкләр, киемнәр. Мин качтым, бөтенләй күренмәдем. Ул вакытта әни кияүгә чыккан иде инде. Колхоз рәисенә. Әтигә мин бер бала. Әни тагын колхоз рәисеннән 4 бала тапты. Ике кыз, ике малай. Мин әнинең әнисе Мәрфуга әбидә үстем. Дини, ак әби иде. Мәктәптә укыганда ук догаларны белә идем. Әби 86 яшькә кадәр яшәде. Җаныкаем, 77 яшьтә берүзе Казахстанга кадәр кунакка килде”.

      Сүз әкренләп оныгы Генага күчте: “Оныгым соңгы тапкыр ялга кайтканда әллә нишләдем мин. Нишләптер гел шикләндем. Гена карточкага төшәргә яратмый иде. Соңгы кайтуында туганнар белән дә, минем белән дә фотоларга төште. Киткәндә кулларыма кадәр үпте. Күзләрендә яшь... 2 ел да 9 ай ут эчендә булды бит ул, балакаем. 9ы ялга кайтасы иде. 9ында җәсасы кайтты. Җаныкаем, җаныкаем, матурым... Шундый башлы бала иде ул. Шулай бервакыт 5 яшьлек вакытта кура җиләге җыярга менеп китте. Казахстаннан кайткач, татарчаны да “ә” дигәнче өйрәнде. Су кебек эчте. Җиләк җыйганда күрше карты Зөфәр абый, ул вафат инде, нәрсә син мин песок сибеп үстергән җиләкләрне җыясың, ди икән. Гена аптырап калмаган, и-и, шуны да белмисең син, әнә минем әби бар нәрсәне Аллаһы Тәгалә бирә  дип әйтә,  Аллаһы Тәгалә биргән җиләк ул, ди икән. Шуннан Зөфәр абый мине чакырып алды да, абау, Ризәлә, син өйрәтәсеңдер инде моны, шул 5 яшьлек бала каршында оялдым мин, диде. Әби, иншаллах, Алла бирсә, июнь  урталарында ялга кайтырбыз, диде. Әби, сез оҗмахта яшисез, Аллага шөкер дип яшәгез, диде. Шуннан соң 12 көн яшәде. Бик чиста, бик матур киенеп йөрде. Үзе теләмәгән әйберне кимәде. Аяк киемнәре чип-чиста ялтырап торыр иде. Армиягә 2010 елда Көньяк Осетиягә эләкте. Кайнар ноктада хезмәт итте, балакаем. Син анда шорты белән майкадан йөрисеңдер инде дигәч, и-и, әби без монда 80 килолы йөк күтәреп йөрибез, диде. Ябыгып, үзгәреп кайтты. Кызып китүчәнрәккә әйләнде. Армиядән татар телендә хат язды. Ул әле дә саклана”.

Хатны кычкырып укыдык.

“Сәлам әби! Минем хәлләрем әйбәт. Авыртмыйм, спорт белән шөгыльләнәм. Көн саен алтынчы яртыда йокыдан торабыз. Һәм зарядка ясыйбыз. Ике километр йөгерәбез. Аннары ашыйбыз һәм укырга китәбез. Хәрби пешекче булырга укыталар. Бик әйбәт ашаталар. Аш, ботка, күкәй, салат, май һәм чәй бирәләр. Әлбәттә, әби син пешергән шикелле тәмле түгел инде. Син бик тәмле пешерәсең. Алай бер кеше дә пешерә алмый. Мин сезнең бөтенегезне дә бик каты сагындым. Лесхозны сагындым. Армия кешене үзгәртә. Акыл бирә, чисталыкка, тәртипкә өйрәтә, йокыдан тиз уянырга,   торырга, эшне тиз эшләргә өйрәтә. Әби бөтенесенә дә бик күп итеп сәлам әйт, иң зур сәлам бабайга! Иң яраткан әбигә оныктан!!!”

...Тынлык. “Әби, син миңа бервакытта да кулың белән тимәдең, битемнән үбеп, аркамнан сөяр идең, дияр иде”.

“Гена 1992 елның 4 маенда Казахстанда туды. Безнең бердәнбер бала ул. Бу якка кайтканда аңа 3 яшь тә тулмаган иде, - дип сөйли әнисе Рания ханым. – Әни Генаны үз малае кебек үстерде. Мин 18 яшьтә кияүгә яратып чыктым. 14 яшьтән ярата башладым мин ирем Валерийны. Ул миннән 4 яшькә олырак. Армиядән көтеп алдым. Гомер буе тракторда эшләде, бүген дә  эшли. Мин монда урманчылыкта эшләдем. Гена Лесхоз мәктәбен тәмамлады. Ул тарихны, географияне бик яратты. Спортны яратты. “Ак Барс” хоккей командасы өчен җанатты. Үзе дә хоккей, волейбол уйнады. Беренче укытучысы Илсөя Исхаковнаны бик хөрмәт итте. 9ны тәмамлагач, Илсөя Исхаковнаның өенә барып, чәчәкләр бүләк итеп кайтты. Әни кебек телгә оста иде. Хәрби зонага киткәнче төзелештә эшләде. Менә кызы Җасмин үсеп килә. СВОда хезмәт итүче иптәше Паша болай дип сөйләде: минем Гена кебек иптәшне күргәнем булмады, бик батыр, куркусыз егет иде, ничек итеп яу кырыннан яралы иптәшләрен алып чыга иде ул, хәтта үлемнән дә курыкмады, әмма шулай да әни өчен исән калырга кирәк, дияр иде. Ул машинада ризык та таратты, соңгы дүрт айда кырны  минадан чистарту эшен башкарды, минадан һәлак булды...”.

Рания ханым улының хәрби булуын теләгән. Ә бәлки, чыннан да, батыр егетләрне тәрбияләүче менә дигән офицер чыккан булыр иде аннан! Озын буй, төз гәүдә, үз сүзен әйтә белә торган куркусыз егет...

...Өйдә рамга алынган дөнья карталары һәм... автографлары язылган данлыклы хоккейчылар сурәтләре. Гена хыялый да булган икән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре