«Аеклык ноктасы» гаиләләрне сакларга ярдәм итә
Татарстанда социаль ятимлекне кисәтүгә юнәлдерелгән «Аеклык ноктасы» проекты тормышка ашырыла.
2015 елдан 2023 елга кадәр әлеге программа кысаларында 563 кешегә ярдәм күрсәтелгән, шуларның 474е дәвалану курсларын уңышлы узган. Нәтиҗәдә 850 бала социаль ятимлек хәленә төшмичә, үз гаиләләрендә кала алган.
2024 елда проектта республикасының 42 муниципаль районыннан 185 кеше катнашкан, шул исәптән алкогольгә бәйлелектән интегүче 201 әти-әни. Аерым игътибар гаилә психотерапиясенә һәм бәйлелек халәтен кисәтүгә юнәлдерелгән.
Белгечләр билгеләп үтүенчә, табиблар, психологлар һәм социаль хезмәтләрнең уртак эше әти-әниләргә янәдән гадәти тормышка кайтырга, балалар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга һәм гаиләләрен саклап калырга ярдәм итә.
Әгәр сезнең якыннарыгыз арасында шундый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булса, сез район хакимиятенә 3-17-66 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев