Шушмабаш мәктәбеннән хәбәрләр.
Тыл һәм хезмәт ветераны, олы хөрмәткә лаек укытучы Әминә Нуриева янында 4 сыйныф укучылары кунакта булды. Әминә апаларын Бөек җиңүнең 81 еллыгы белән котлап, хәлләрен белеп, матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Әминә апабыз балаларга сугыш чоры турында һәм үзенең башыннан үткән вакыйгалар хакында сөйләде. «Эй балалар, рәхмәт, сезгә. Сезнең белән балачагыма кайттым», - дип куанды ветеран. Бәйрәм алдыннан Шушмабаш мәктәбе укучылары тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының хәлләрен белергә, бәйрәм сәламен җиткерергә өйләргә йөриләр. Мондый очрашулар яшь буынны ватанпәрвар рухында тәрбияләү өчен бик кирәк.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев