erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айваннар бәйрәм итә белә (ВИДЕО)

Хатын-кызлар бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Бик күңелле булды, дип хис-тойгыларның чик-чамасы булмады. Бәйрәмгә чакырып торганда кырык эшеңне 40 якка ташлап барырга кирәк. Синең өчен бәйрәм оештыралар бит!Ә Айван мәдәният йорты үзешчәннәре мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Юлаева, сәнгать җитәкчесе Гөлнар Гыйниятуллина, китапханә мөдире Гөлнар Шәмсетдинова белән бәйрәмне оештыра беләләр! Ничек кенә итеп әле! Үз җыр ансамбльләре бар (урысчасы да, татарчасы да), үз гармунчылары, үз җырчылары бар. Гармунчы Ленар Биктимеров үзенең язган шигырьләрен дә укыды.Ленар Поч.Поник авылыннан, Төбәк-Чокырча авылында гаиләсе белән яши. Бәйрәмгә әнисе, абыйсы да килде. Абыйсы белән бергәләп чыгыш ясадылар.. Авыл халкы бик яратып тыңлады. Соңыннан биюләр, дискотека... Кыскасы, рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәм белән!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре