erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Акчасын алгансың икән – таләбен дә үтә

3-5 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район ветеринария берләшмәсе белгечләре районның фермер хуҗалыкларында, кооперативларда, кечкенә фермалар төзегән шәхси хуҗалыкларда булдылар.

Белгечләр кечкенә фермалар төзегән хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны программада күрсәтелгәнгә туры киләме икәнлеген тикшерделәр, ветеринария белгечләре терлекләрнең тиешенчә теркәлгән булуына игътибар иттеләр.

- Апаз, Шушмабаш, Ташкичү авыл җирлекләрендә бар да тәртиптә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Терлекләрнең баш саны программада күрсәтелгәннән арткан, шул ук вакытта таләпләргә туры килмәгән хуҗалыклар да бар. Соңгыларына хәлне төзәтү өчен сроклар билгеләнде. Таләпләр үтәлмәгәндә күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев