erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Алар безне тәрбияләде

Җиңү көне уңаеннан һәркемнең күңелендә хатирәләр яңара.

 Җиңү көне уңаеннан һәркемнең күңелендә хатирәләр яңара. Иң беренчеләрдән булып Апаз сигезьеллык мәктәбендә безгә ныклы белем һәм тәрбия биргән укытучылар күз алдына килә. Ул елларда безгә Бөек Ватан сугышында катнашып, зур батырлыклар күрсәткән укытучыларыбыз һәрвакыт үрнәк булып тордылар.

Миннебаев Галиәхмәт Миннебай улы шуларның берсе. Ул 1924 елда Апаз авылында туган.  Галиәхмәт абый Арча педагогия училищесында укый, аны 1941 елның 21 июнендә тәмамлый. Ул Балтач районының Чутай авылында укыта башлый, 1942 елда сугышка алалар. Фронтта күрсәткән  батырлыклары өчен 3 тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда туган ягына кайта, аннан соң Галиәхмәт абый Пөшәңгәр, Шекә, Апаз мәктәпләрендә тарих фәнен укыта һәм 24 ел дәвамында укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

Без мәктәптә укыганда Галиәхмәт абый завуч иде, ул безне укытмады. Тәбәнәк кенә буйлы, гел указка һәм журнал тотып йөргәне күз алдында тора. Пөшәңгәр башлангыч мәктәбендә укыганда ук безнең белемнәрне тикшерергә килә иде: тизлеккә укыта, математикадан белемнәрне тикшерә, диктант яздыра. Хәзер мин яхшы аңлыйм, без аларның булачак укучылары идек бит. Апаз мәктәбендә укыганда да завуч буларак төрле вакытта дәресләргә кергәнен, мәктәп линейкаларында безне төрле яклап тәрбияләп торганын яхшы хәтерлим әле. Галиәхмәт абый бик белемле, таләпчән, оештыру сәләтенә ия булган, олы йөрәкле, чын укытучы буларак күз алдына килә.

 Төрле очрашулар вакытында, 9 майда Җиңү көнендә укучылар белән обелиск янына җыелгач, Кызыл Йолдыз орденнарын ничек алуларын күп тапкырлар сөйләгәне булды. Галиәхмәт абый белән студент чакта да, укытучы булгач та озак еллар аралашып яшәдек. Аның тыныч кына аңлатып биргән киңәшләре, тормышта күргәннәре белән бәйле тәрбия дәресләре һәркемгә ярдәм итте.

Музейда эшләгәндә, Галиәхмәт абыйның Арча шәһәрендә гомер итүче кызы Венера Газизуллина әтисенең балачак һәм яшьлек дусты Газиз Миннебаевның озак еллар Галиәхмәт абыйда сакланган хатын китергән иде. Галиәхмәт абый белән Газиз абый бик дус булганнар. Бергә Арчада укып, икесе дә Балтач районына эшкә киткәннәр. Иң якын дусты Газиз Миннебаев  сугышта үлеп калган. Фронттан язылган бу хат аның әнисе Хәдичә, әтисе Шәфиев Миннебай абыйларга язылган:

    “Исәнмесез! Кадерле әти һәм әни, сезгә фронт кырларыннан гвардеецларча кайнар сагынычлы сәлам язып калучы улыгыз Газиз. Шулай ук сәлам Һәдия, Фәнзилә, Язилә сеңлемә, Сабирҗан энемә, Рәхимә апага, башка туганнарга, яшьләргә, мине сораучыларга аермыйча сагынычлы, кайнар сәлам. Үзем таза-сау.

Сездән 5 ай буе бер хат та алганым юк иде. Бүген менә 5 ай тулганда сездән бер юлы  2 хат алдым. 18-19 май көнне язган хатыгызны 6 июнь көнне алып укыдым, ни язган, бары да мәгълүм булды. Сезнең хәлне дә белер көн булыр икән. Әти өчен бик кайгыра идем, ул өйдә булгач ярый әле. Мин сезгә язган идем инде, 18 марттан 5 апрельгә кадәр сугышта булып, ял итәргә чыккан идек. Хәзер дә әле ялда. 80 км ераклыкта өйрәнеп ятабыз. Минем өчен кайгырмагыз. Тамак тук. Минем өчен кайгырып елауның бер нәрсәгә дә кирәге юк аның. Елау ул көчсезлек билгесе генә. Менә озакламый җиңеп, илгә кайтырбыз.

Мин Рамил белән Москвада 18 февральдә очрашкан идем, шуннан 23 февральгә кадәр бергә Смоленский областенә килдек. Ул икенче частьта иде. Ул Шушмабаш Касимов Камил белән икенче частька эләкте, без икенче часть белән киттек. 23 дә мин аннан аерылдым. Шушмабаш малаеның хаты килсә, сорап язсыннар, ул белергә тиеш аны. Хат килмәгән өчен кайгырырга ярамый. Миңа да 2 ай буе язмый торырга туры килде.  Карточка сораткансыз, монда карточка төшереп ята торган урын түгел, үзегез беләсез нинди вакыт, нинди обстановкада ял итүне. Яшьтием Габтерәүф cугышка кергән икән, аның адресын җибәрегез.

Үзегезнең һәм авыл хәлләрен әйтеп хат языгыз. Минем яңа точный адрес: Полевая почта, 54328 Б., Миннебаеву Газизу М. Алу белән хат языгыз. Һаман язып булмас, кәгазь дә, вакыт та юк. Кайнар сагынычлы сәлам белән: Миннебаев, 6 июнь –1943ел”.

Әйе, сугыш кемнәрне генә аермаган, Галиәхмәт һәм Газиз абыйларны да бүтән күрештермәгән. Газиз абыйның әти-әнисе, туганнары гомер буе аны көтеп яшәгәннәр. Сеңлесе Һәдия апа озак еллар Апаз балалар бакчасында тәрбияче, Язилә апа Апаз мәктәбендә укытучы булып эшләделәр. Бу буын сугышта үлеп калган туганнары өчен дә хезмәт итте. 

  Шәфигулла Гарипов,

ветеран укытучы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре