Алар игелекле эшләр башкара
Ел ахыры-башы ул нәтиҗәләр чыгара торган вакыт
Яңа ел алдыннан районның Пенсия фонды бинасында актив пенсионерлар җыелды.
Алар Россия пенсия берлегенең Арча бүлекчәсенең актив волонтерлары. Бүлекчә рәисе Руфия Баһаветдинова аларга игелекле хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Ахырдан сөйләшүләр чәй өстәле янында дәвам итте. Алар ел буе СВОда хезмәт итүчеләргә сетка үрделәр, үлән чәйләре ясадылар, кипкән җиләк-җимеш әзерләделәр, гуманитар йөк җыялар һ.б. Ялгыз пенсионерларның хәлләрен беләләр, Яңа Чүриледәге психоневрология интернатына, өлкәннәр йортына концерт, күчтәнәчләр белән баралар, осталык дәресләре үткәрәләр. Менә кемнәр ул активлар: Наталья Новикова, Әлфия Абдрахманова, Алсу Зиатдинова, Сания Минзина, Марзия Хәбибрахманова, Гәүһәрия Әһлиева, Роза Әхмәтҗанова, Гөлшат Шакирова, Энҗүдә Шәймәрданова, Маргарита Ефремова, Гәүһәр Камалетдинова, Рәмзия Хәмидуллина, Светлана Петрова, Рабига Минһаҗева һ.б. Быел да шулай бергә-бергә игелекле эшләр башкарырга язсын. Исән-сау булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев