erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар икесе дә быел 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте

Икесенең дә балачагы, үсмер еллары авыр сугыш чорына туры килгән.

Сарай-Чокырча авылында яшәүче Нәдибә Гатауллина истәлекләреннән: “1941 елда әти сугышка китте. Без өч бала әни тәрбиясендә калдык. Әнигә бик авыр булды. Әни эштә вакытта энемне мин карадым. Сабыйга ашатырга да бер ризык юк. Әни аңа бәрәңгене төеп бирә иде. Без әнигә өй эшләрендә дә, колхоз эшләрендә дә булыштык.

1941 елда укырга кердем. 1947 елда 7 классны бетерүгә фермада эшли башладым. Фермада эшләгәндә дә салам эскертләргә, борчак чабарга йөрттеләр. Без хезмәт көненә эшләдек, бер тиен дә акча бирмәделәр. Икмәк тә бирмиләр, кычыткан, алабута җыеп, шуларны турап аш итеп пешерәбез. Әни аз гына он тапса күмәч сала иде.

Кияүгә чыкканчы Лаешта, башка урыннарда урман кистем”.

Ире белән (ул 31 ел элек вафат була) биш бала үстерә алар.  Ун онык, 14 оныкчыклары бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Корайван авылында яшәүче Сөембикә апа Гыйниятова да 7 классны тәмамлауга 15 яшьтән колхозда эшли башлый. “Сугыш башлангач тормышлар бик авыр булды, – ди ул. – Ачлык, хәерчелек иде. Колхозда ындырда эшләдем, атлар карадым. Ашарга юк, черек бәрәңге белән кычыткан ашадык. Кычыткан да күп үсми иде ул елларда. Яз көне ялан тәпи бозга бата-бата черек бәрәңге җыеп йөрдек. Бәрәңгене су буенда ук юып менәбез дә, шуннан күмәч пешерәбез. Мичкә ягарга утын юк, салкын өйдә утырабыз.

Сугыштан кайтучыларны елый-елый каршы алдык. Әмма  тормыш аннан соң да тиз генә рәтләнмәде”.

Сөембикә апа 1953 елда авылдаш егет Самат Гыйниятов белән гаилә коралар. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Самат абый колхозның иң тырыш кешеләренең берсе иде, алдынгы комбайнчы булды.1987 елда бакый дөньяга күчте. Уллары Илдус Әфганстанда хәрби бурычын үтәп кайта, кызганыч, кайткач фаҗигале төстә вафат була.

Ветераннарны авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина  юбилейлары белән котлап, бүләкләр тапшырды. Сөембикә апаны тәбрикләргә улы Илдусның сугышчан хезмәттәшләре дә килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X