erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Аларны куып тотам димә!

Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре – 181 профсоюз әгъзасы йөгерүдә үзара җитезлекләрен сынап карадылар.

Хатын-кызлар һәм ир-егетләр 40 яшькә кадәр 1 км.га, 40тан узганнар 500 м.га йөгерделәр.

Көн җылы, матур булды. Кәефләр яхшы. Үзенә күрә бу ял да, үзара аралашу, җитезлеккә сыналу һәм алга таба да йөрү, йөгерүне дәвам итәргә кирәк дигән карарга килү.

Ахырдан җиңүчеләр бүләкләнде.

Ярышларны оештыруда булышкан өчен профсоюз оешмасы Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәевка, Курса Разъезды укытучысы Илһам Шакировка, Арчаның 11нче балалар бакчасы физик тәрбия инструкторы һәм тәрбиячеләре Гүзәл Җамалиевага, Резедә Хәбибуллинага һәм Айгөл Әсхәдуллинага рәхмәт белдерә.

Нәтиҗәләр

40 яшькә кадәрле хатын-кызлар (1 км)

1. Гүзәл Җамалиева (Арчаның 11нче бакчасы)

2. Энҗе Гыйззәтова (6нчы мәктәп)

3. Айсылу Гыйбадуллина (7нче бакча)

40 яшькә кадәрле ир-егетләр (1 км)

1.Рәнис Нәбиуллин (6нчы мәктәп)

2.Константин Уманцев (Укучылар сарае)

3.Марат Фаязов (Апаз мәктәбе)

40 яшьтән өлкән хатын-кызлар (500 м)

1. Резидә Хәбибуллина (11нче бакча)

2. Гөлнар Хаҗиева (Хәсәншәех мәктәбе)

3. Рәмзия Рәхимова (Яңа Кырлай мәктәбе)

 

40 яшьтән өлкән ир-егетләр (500 м)

1. Фидәрис Зиннәтуллин (7нче мәктәп)

2. Рифат Мөхәммәтсафин ( Г. Курсави исемендәге лицей)

3. Линар Камалиев (5нче гимназия)

Хатын-кызлар эстафетасы (400 м +300 м + 200 м +100 м)

1. Арчаның 11нче балалар бакчасы.

2. Арчаның 7нче балалар бакчасы.

3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.

Катнаш эстафета (ир-егетләр - 400 м + хатын-кызлар - 300 м + ир-егетләр - 200 м + хатын-кызлар - 100 м)

1. Арчаның 6нчы мәктәбе

2. Арча Укучылар сарае

3. Арчаның 5нче гимназиясе.

Командалар арасында

1.Арчаның 6нчы мәктәбе

2.Арчаның 7нче мәктәбе,

3.Арчаның Г.Курсави исемендәге лицей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев