erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Аларны тыныч кына тыңлап булмый...

Сүз Арча сәнгать мәктәбенең «Орлята» ансамле турында бара. Алар Әфганстанда хезмәт иткән ветераннар алдында җырлады. Бик дулкынланып тыңладык.

«Минем малайлардан гына торган ансамбль төзү хыялы бар иде. Чөнки малайлар алар булачак ил сакчылары, - дип сөйләде безгә Арча сәнгать мәктәбенең “Орлята” ансамбле җитәкчесе Альбина Фатыйхова. -  Малайлар үсеп җиткәч, Ватан алдындагы бурычларын үтиләр. Минем нәкъ менә ир балаларга патриотик тәрбия бирә торган җырларны өйрәтәсем килде. Патриотик җырлар җырлаганда тамашачылар да бөтенләй икенче төрле кабул итәләр. Андый җырларны тыңлаганда илең өчен горурлык хисе уяна. Малайлар да патриотик җырларны җырлаганда үзләрен бөтенләй башкача тоталар, икенче төрле хис итәләр үзләрен. Менә инде өч ел мин шушы юнәлештә эшемне алып барам. Алар миңа үземнең балаларым кебек бик якын, алар сәхнәгә чыгуга мин үзем дә бик дулкынланам. Аларның тамашачы күңеленә җиткерә алырлык итеп җырлауларына мин бик ышанам, алар киләчәктә һичшиксез ватанпәрвәр егетләр булып үсәрләр, дип ышанам. Узган елгы җырлаулары белән быелгы җырлауларын чагыштырсам, алар буйга да үсеп киттеләр һәм шул ук вакытта аларның эчке дөньялары тагын да баей бара. Без төрле конкурсларда катнашабыз. Район, республика, төбәк конкурсларында җиңүләр яулыйбыз, төрле район чараларында актив катнашабыз. Шушы балалар белән эшләвемә бик сөенәм. Аларга киләчәктә нык сәламәтлек, укуларында уңышлар телим, асыл егетләр булып үсәрләр дип ышанам".

Альбина ханым рәхмәт сезгә! Шундый ансамбль оештыруыгызга! Егетләргә дә рәхмәт, бирелеп, тырышып җырлыйлар. Афәрин! Уңышлар! 

Ансамбльдә җырлаучы егетләр:

1.Назимуллин Самат 
2.Вилданов Эмиль
3.Төхфәтуллин Раяз
4.Шакиров Булат
5.Минниханов Эмиль
6.Фәттахов Аяз
7.Хамидов Амир
8.Талипов Аскар
9.Нәҗмиев Рафаил
10.Закиров Азамат 
11.Әхмәтҗанов Эмиль
12.Гатауллин Камил

https://t.me/arskmedia/23319

 Бу ссылка буенче телегаммда егетләрне тыңлый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре