erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Алда җәйге каникуллар

Балаларның ялын файдалы һәм күңелле итеп оештыру буенча без район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова белән сөйләштек.


- Ләйсән Ринатовна, быел балаларның җәйге ялы ничек оештырылачак?
Җәен 16 мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк. Аларда 830 бала 21 көн дәвамында ял итәчәк.
-Хезмәт лагерьлары турында да берничә сүз.
- Бу лагерьлар хезмәт һәм ял лагерьлары дип йөртелә. Андый мәктәп яны лагерьлары алтау балачак. Аларда 200 бала 18 көн ял белән эшне бергә алып барачак.
- Җәйге лагерьлар кайчан эшли башлаячак?
1 июньнән ачылачак.
Палатка лагерьлары быел да булачакмы?
-Әйе. Арчаның 6нчы мәктәбендә палатка лагере “Азимут” балаларны кабул итәчәк. Ул 9 июньдә ачылып, 7 көн эшләячәк.
Безнең район җирлегендәге лагерларьда барысы күпме бала ял итәчәк?
1050 бала ял итәчәк.
- Җәйге лагерьлар төрле тәрбияви чаралар белән күңелле һәм файдалы. Ял нинди программалар нигезендә оештырылачак?
-Чаралар Ватанны саклаучылар елы уңаеннан “Россия бөркетләре”, “Беренчеләр хәрәкәте” программалары нигезендә үткәреләчәк.
-Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр балаларына өстенлекләр бармы?
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр һәм авыр хәлдәге гаиләләрдән 10 бала Ял Чаллыда “Радуга” лагеренда ял итеп кайтты.  Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләрнең 21 баласы мәктәп яны лагерьларында, 9 июньнән 6 бала Әтнә районы “Чулпан” лагеренда 18 көн ял итәчәк.
- Мөмкинлеге булганнар балаларын башка район һәм шәһәр лагерьларына, диңгез буена да ял итәргә җибәрә ала, шулай бит?
-Әйе, әти-әниләр балаларының җәен үзләре дә файдалы һәм күңелле итеп оештыра ала. Әти-әниләр электрон челтәрләрдә телеграм каналга "Путевки в лагеря РТ" кереп, путевкалар ала ала. Бушка да булырга мөммкин. Балаларга хәвеф-хәтәрсез матур җәйләр телибез. Ял итеп, көч туплап, исән-сау мәктәпләргә укырга килергә язсын!
 
 
 
--

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре